Самосырово чүплегеннән электр энергиясе алырга җыеналар

Казан читендәге Самосырово полигонын юкка чыгарып, анда җыелган газдан энергия алырга җыеналар. Хәзерге вакытта биредә «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проекты кысасында рекультивацияләү эше бара. Бу эш 2021 елда башланып китте. Моның өчен 870 миллион сум акча бирелгән.

Миллионлаган тонна чүп җыелган бу урынны киләчәктә агач һәм куаклар утыртылган яшел калкулык итеп күз алдына китерәләр. Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков әйтүенчә, чүплекне рекультивацияләү эшләре быелның июнендә тәмамланачак.

– Черегәннән соң барлыкка килгән газны чыгару өчен торбалар урнаштырырга да мөмкин. Ләкин без аннан электр энергиясе алырга ниятлибез. Безнең идеяне «Татнефть» оешмасы да хуплады, алар технологияләрне сайлау буенча фәнни-тикшеренү эшен финансларга әзер, – ди Александр Шадриков.

«Татнефть» һәм «Промбиогаз» белгечләре белән берлектә министрлыкның фәнни-техник советы биш технологияне барлаган. Сыгылмалы скважиналар полигоннан биогазның 95 процентын җыя һәм аны электр өчен кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

Россия өчен бу эш сынау проекты булып санала. Самосырово полигоныннан чыккан газдан 20-25 ел дәвамында энергия алып булыр дип фаразлыйлар.

– «Чиста ил» проектына алмашка «Генеральная уборка» федераль проекты килә. Инвентаризация нәтиҗәләре буенча, республикада чүпкә баткан 21 объект барлыгы ачыкланды. Бер чүплекне бетереп, яңасы килеп чыкмас дип әйтеп булмый. Эшлисе дә эшлисе безгә, – ди министр. – Узган ел республикада яшәүчеләрдән килгән зарларның 67 проценты чүплекләргә бәйле иде. Рөхсәтсез чүп ташланган 3772 урынны ачыкладык. Аларның 99 проценты юкка чыгарылды. Калдыкларның вакытында ташланмавы да бик борчый. Чүп чыгару оешмалары эшләрен җиренә җиткереп башкармый. «Салават Күпере» торак комплексындагы сасы иснең дә полигоннан чыкканын ачыкладык.

Сүз уңаеннан, халыкның зарларын тыңлагач, экологлар бирегә атмосфера һавасының сыйфатын автомат рәвештә анализлый торган махсус станция урнаштырды.  Бу автоматик станциядә углерод оксиды, аммиак, азот оксиды, азот диоксиды, водород сульфиды һәм күкерт газы кебек төп пычраткыч матдәләрне контрольдә тоту өчен газ анализаторлары бар. Якын киләчәктә станцияне атмосфера һавасында хуш исле углеводородларны билгеләү буенча автоматлаштырылган хроматография комплексы белән җиһазландыру планлаштырыла.

Автоматик контроль станциясе урыны Казанның атмосфера һавасын пычрату буенча җыелма исәпләүләр нигезендә һәм «Салават Күпере» торак комплексында яшәүчеләр мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып сайланган. Автоматик үлчәүләр һәм сайланган урыннар якындагы предприятиеләр һәм объектлардагы атмосфера һавасының сыйфатын онлайн режимда күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу предприятиеләр Федераль экологик күзәтчелеккә кертелгән, һәм, артулар теркәлгән очракта, мәгълүмат Росприроднадзорның Идел – Кама төбәкара идарәсенә тапшырылачак. Моннан тыш, атмосфера һавасына контрольне көчәйтү өчен, 1 марттан Роспотребнадзорның Лаборатория анализы һәм техник үлчәү үзәге күчмә автоматик лабораториясе күрсәткечләре исәпкә алып, микрорайонның өч ноктасында тикшерү уздырыла башлады.

2023 ел башыннан Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына республикада яшәүчеләрдән 336 мөрәҗәгать килгән. Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә булып атмосфера һавасының сыйфаты тора. Шул уңайдан 192 мөрәҗәгать килгән. Калдыкларны законсыз җиргә ташлау буенча – 111 хәбәр, шуларның 24е карны тиешле урынга урнаштырмауга бәйле. Башка мәсьәләләр буенча (санитар халәт, файдалы казылмалар чыгару кебек) 33 мөрәҗәгать теркәлгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү