28 майда өстәмә сайлау үткәрелә

Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе быел 28 майда Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлау үткәреләчәге турында хәбәр итә.

Татарстан Республикасы территориясендә Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауда һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауда катнашуга хокуклы сәяси партияләр, сәяси партияләрнең, гомумроссия иҗтимагый берләшмәләрнең төбәк бүлекләре, җирле иҗтимагый берләшмәләр турында мәгълүматлар идарәнең «Интернет» мәгълүмат-коммуникация челтәрендәге рәсми сайтына (адресы: https://to16.minjust.gov.ru/ru/pages/vybory-v-rossijskoj-federacii) урнаштырылган.


Фикер өстәү