«Ак барс» белән «Салават Юлаев» былтыр тиешне быел уйныйлар

Узган ел «Ак барс» белән «Салават Юлаев» плэй-оффта коронавирус аркасында очраша алмый калды. Язмыш аларны барыбер бергә туры китерде. Тәүге матч 17 мартта Казанда узачак. Быелгы очрашудан ни көтәргә?

Казан һәм Уфа командалары арасындагы уеннар кайчан гына узса да, КХЛда зур вакыйгага әверелә. Көндәшләр плэй-оффта очраша икән, кызуы тагын да арта. Ике күрше республика әнә шул хоккей каршылыгы тирәсендә кайный башлый.

Даими чемпионат барышында бу сезонда командалар дүрт мәртәбә уйнады. Казанда узган матчларда «Ак барс» отты, Уфада исә «Салават Юлаев» җиңде.

Плэй-оффта ни булыр? Фараз ясауның мәгънәсе юк. Белгечләр дә, гадәттә, үзләре якын күргән якка өстенлек бирә. Серия барышында фикерен үзгәртүчеләр дә булачак. Уфа командасының төп өстенлеге исә барыбызга да билгеле. «Салават Юлаев»ның фин уенчылары Гранлунд, Маннинен һәм Хартикайнен – КХЛда иң нәтиҗәле өчлекләрнең берсе санала. Алар бер кешегә күбрәк уйнаганда, көндәшләргә аеруча авырга туры килә. «Трактор»га каршы узган матчларда «Салават Юлаев» 14 алка кертте, шуның 9ы – фин уенчылары исәбендә. Даими чемпионат барышында исә алар 63 мәртәбә уңышка иреште. Уфада капканы да фин егете Метсола саклый. Баш тренер Томи Лямся да Финляндиядән.

«Ак барс» фин-башкорт берлегенә каршы ни эшли алыр? «Торпедо»га каршы узган очрашуларда Казан командасының 12 уенчысы алка керткән. «Трактор»га каршы уйнаганда исә «Салават Юлаев»ның 7 хоккейчысы уңышка ирешкән. Кыскасы, «Ак барс»ның составы тотрыклырак булып чыга. Әлбәттә, Казан командасының да лидерлары бар, әмма уен язмышын теләсә кем хәл итәргә мөмкин. Баш тренер Дмитрий Квартальнов әйтүенчә, «Салават Юлаев»ның фин уенчыларыннан тупланган беренче өчлеге генә түгел, бөтен командасы көчле. «Кагыйдә бозмаска кирәк. Алар бер кешегә күбрәк булганда шәп уйный. Иң мөһиме әнә шул. Бөтенләй үк хәл итеп булмас, әмма шуңа омтылырга кирәк. Кагыйдә бозу бик кыйммәткә төшәчәк. Моны егетләр дә аңлый», – ди Дмитрий Квартальнов.

Казан командасының сакчысы Альберт Яруллин әйтүенчә, җиңеп булмаслык көндәшләр юк. «Һәркемнең көчсез яклары була. Безнең сакчылар яхшы. Чыгарга һәм уйнарга кирәк», – ди ул. Һөҗүмче Артем Лукоянов фикеренчә, «Ак барс» үзенең бердәмлеге белән алдыра: «Нәтиҗә өчен барыбыз да җаваплы. Уенчыларыбыз яхшырак. Уеннар кызык булачак, калганын бозга чыккач күрербез. Узган ел алар составында Умарк бар иде. Миңа калса, Хартикайнен көчлерәк. Ул бөтен команданы артыннан ияртеп бара. Менә аңа карата аерым игътибар кирәк».

Хартикайнен «Ак барс»ка каршы уйнаганда барлыгы 24 очко (13 алка һәм 11 пас) җыйган. Казан командасының капитаны Данис Зарипов исәбендә «Салават Юлаев» белән уйнаганда 29 (14+15) очко туплаган. Билгеле булганча, Зарипов «Торпедо»га каршы уйнамады. Баш тренер Дмитрий Квартальнов сүзләреннән аңлашылганча, Уфага каршы буласы тәүге уеннарда да уйнамаячак. Киләсе атнада 40 яшен тутырырга әзерләнеп йөрүче Данис даими чемпионат ахырында имгәнгән иде, әле дә башкалар белән бергә бозга чыгарлык хәлдә түгел. Сүз уңаеннан, быел ул даими чемпионат барышында «Салават Юлаев»ка каршы узган 4 очрашуның 3сендә уйнады. 4 алка кертте һәм 2 пас бирде. Кыскасы, аның тәҗрибәсе «Ак барс»ка бик кирәк булачак.

КХЛда командалар бер-берсенә каршы 79 мәртәбә уйнады. 41 очрашуда «Ак барс» җиңде. Плэй-оффта көндәшләр 6 тапкыр очрашты. 4 серия Казан командасы файдасына тәмамланды. 2017 елда булган соңгы очрашуда «Ак барс» 4:1 исәбе белән өстен чыкты.

 

Фото: ak-bars.ru


Фикер өстәү