РКБ табиблары инсульттан соң үлемнән саклап калу буенча программа уйлап тапкан

Республика клиник хастаханәсе белгечләре кешеләрне инсульт аркасында үлемнән саклап калу буенча программа уйлап тапкан.

Табиблар “баш мие һәлакәте”нә бирешүчән кешеләрне алдан билгеләп, аларны тикшеренүгә чакырырга, шуннан соң хастаханәдә дәваларга тәкъдим иткән. “Инсульт куркынычы янаган кешеләрне  сайлап алу тәртибен билгеләдек. Без тикшеренүләргә атеросклероздан, бик җитди йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан (“ишемические атаки” һ.б) интегүчеләрне чакырачакбыз. Шуннан соң йокы артериясе аша стент кертеп, кешене инсульттан саклап калачакбыз”, – ди рентген хирургиясе ысуллары белән дәвалау бүлеге мөдире Андрей Терегулов.

Программаны Балык Бистәсе районында сыный башлаганнар инде. Биредә 350 кеше тикшеренүгә сайлап алынган. Тикшеренүнең беренче көнендә РКБ белгечләре биш кешедә инсульт булу куркынычын ачыклаган. Алар хастаханәгә салынган.

 

 


Фикер өстәү