Арча районында 50 ел элек төзелгән мәктәп дивары ишелгән: «Мәктәпне абзар белән чагыштыру гөнаһ дип уйлыйм»

Арча районының Сөрде мәктәбендә күңелсез хәл килеп чыккан: дивары ишелгән. Түбәсен кар басып җимергән дигән фаразлар да бар. Бу дөреслеккә туры киләме? Мәктәпнең язмышы ничек хәл ителәчәк?

Мәктәпнең түбәсе ишелүе турында социаль челтәрләрдә таралган видеоязма халыкта төрле фикерләр уяткан. Кемдер, ат абзары да әлеге белем йортыннан яхшырак, дисә, кемдер данлыклы Арча төбәген, шундый иске мәктәптә балалар укыталармыни, дип тәнкыйтьләгән. «Бездә ике катлы мәктәпләрне ябып, күптән балаларны автобус белән күрше авылларга укырга йөртәләр», – дип язган берәү. Мәктәпне XXI гасырның тарихи экспонатына тиңләүчеләр дә бар.


Гадәттән тыш хәлнең килеп чыгуының сәбәпләре нидә? Сөрде мәктәп-бакчасы Яңа Кенәр мәктәбенең бүлекчәсе булып тора. Әлеге вакыйга турында мәктәп директоры Әгъзам Гайфуллиннан сораштык.
– Бу хәл дүшәмбе көнне кичке дүртенчеләр тирәсендә килеп чыкты. Бина 50 ел элек төзелгән. Ул заманда хәзерге кебек дизайн булмагандыр инде. Әлбәттә, иске иде. 2010 елга кадәр тугызъеллык мәктәп булып хезмәт итте. Укырга шартлар бар, бәдрәфләр җылыда, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килә иде. Балалар бакчасы ягына бер нәрсә дә булмаган. Анда 4 бала йөри. Укучылар өйләренә кайтып киткән булган. Аларның саны да – дүртәү. Бина иске булгач, түбәнең 70 проценты ишелгән. Нигезе «уйнаган», шул сәбәпле, түбәсе түгел, тышкы яктан дивары ишелгән. Кар басып, җимерелгән дип әйтү дөрес булмас. Февраль аенда гына түбәне чистарткан идек. Зыян күрүчеләр юк. Укучылар Кенәр мәктәбенә укырга йөри башлады. Әти-әниләр каршы түгел. Балаларның абый-апалары болай да шунда белем ала. Быелгы уку елында бакчаны ябу турында сүз булган иде. Әмма япмадык. Хәзер сабыйларны да Кенәргә күчерәчәкбез. Киләсе елда бакчага алты бала барачак. Алга таба килүче балалар күренми. Демография мәсьәләсе дә бар, – ди Әгъзам Гайфуллин.


Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, мәктәпләрдәге техник куркынычсызлык өчен районнар үзләре җавап бирә.
Бу хәлдән соң нинди чаралар күреләчәк? Сорауга ачыклык кертү өчен Арча районы мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Мөхәммәдияров белән элемтәгә кердек.
– Сөрде мәктәбе 50 ел элек төзелсә дә, чагыштырмача әйбәт иде әле ул. Элек төзелгәннәр ныграк. Түбәсе калай. Тыштан караганда, куркыныч тудыра дип әйтеп булмый. Без дә, мәктәп директоры да бу мәсьәләдә белгеч түгел. Мәктәпне абзар белән чагыштыру гөнаһ дип уйлыйм. Бу сүзне авылга катнашы булмаган кеше генә әйтә ала. Карны мәктәпләрдә көрәп торалар. Мондый хәл килеп чыгар дип уйламадык. Гаепне дивардан күрәбез, әмма төгәл нәтиҗәне комиссия генә чыгара ала. Балалар саны аз булгач, мәктәпне киләсе елдан ябарбыз дип планлаштырган идек. Дүрт баланың өчесе 5 нче сыйныфка барачак. Башка филиалларны да йөреп чыктым. Киләсе уку елыннан иске мәктәпләрне кыскартырга туры киләчәк. Әлегә өч филиал буенча эш алып барабыз, җәй аенда башкаларын да хәл итеп бетерербез, – диде Рамил Мөхәммәдияров. – Кечкенә авыллардан балаларны автобус белән база мәктәпләренә йөртәбез. Монда бернинди басым да юк. Авыл җыеннарында әти-әниләр килешүе белән хәл итәбез.
– Өченче ел бездә дә шундыйрак проблема булган иде, – диде Әтнә районы мәгариф бүлеге башлыгы Ленар Гарипов. – Шуннан бирле кар көрәү мәсьәләләренә аеруча игътибар бирәбез. Кар көрәгәннәрме-юкмы дип белешеп торабыз. Мәктәп хезмәткәрләре түбәне үзләре менеп чистарта. Моның өчен акча каралмаган. Таләпләргә туры килми торган, иске биналарда урнашкан, бәдрәфе урамда булган, таш күмер яга торган мәктәбебез дә бар.

Биектау районының Өнсә мәктәбе дә 31 ел элек агачтан төзелгән.
– Авылларны саклау максатыннан калдырылган мәктәп бу. Башлангычта укучы кайбер балалар, шулай ук 5–11 сыйныф укучылары Әлдермешкә йөреп укый. Баланы авылда укытасы килә дигән әти-әниләр дә бар. Өнсәдә 5 бала укый. Аларның теләгенә каршы килә алмыйбыз. Яңа уку елына әзерләнгәндә, белгечләр барысын да килеп тикшерә, –диде Әлдермеш мәктәбе директоры Фәнис Насруллин.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү