Татарстанда ковидка каршы чаралардан зыян күргән эшмәкәрләргә 1%лы микрозайм алырга мөмкин

Бурычны ике ел эчендә капларга була.

Үзләренә федераль үзәктән ярдәм чаралары күздә тотылмаган бизнес өлкәләренә ярдәм итү турында карар кабул ителгән. Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары – Эшмәкәрлекне һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин шулай дип белдергән. Әлеге категориягә керүче бизнес вәкилләренә 300 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр күләмдә 1 процентлы микрозайм алу мөмкинлеге ачыла, дигән сүз бу. Әмма шарты бар: эшмәкәрләр хезмәткәрләренең 90 процентын саклап калырга тиеш.

Рөстәм Сибгатуллин әйтүенчә, эшмәкәрләрдән, аеруча сәүдә үзәкләрендә эшләүче сәүдәгәрләрдән бик күп мөрәҗәгатьләр алына.

Микрозаймны Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды бирәчәк. Аны түләү вакыты – 2 елга кадәр. Беренче ярты елда процентларны һәм бурычны түләмәскә мөмкин. Микрозаймга гаризаны 1 ноябрьдән кабул итү башлана. Документларны быел 31 декабрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Эшмәкәрләр ярдәм чараларын алу мәсьәләләре буенча Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының “Кайнар линиясе”нә (8(843) 524–90-90) мөрәҗәгать итә ала.


Фикер өстәү