Татарстанда югары уку йортын тәмамлаучыларга беренче тапкыр микрозайм биргәннәр

300 мең сумлык кредитны Актаныш егете – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының (КГАСУ) магистратура студенты-яшь эшмәкәр алган.

Татарстанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды студентлар һәм вузларны тәмамлаучылар өчен эшләнгән “Старт” программасы буенча беренче микрозайм бирде, дип хәбәр итә Татарстан Икътисад һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте. 300 мең сумлык микрозаймны яшь эшмәкәр – Актаныш егете, КГАСУ магистратурасы студенты рәсмиләштергән.
Исегезгә төшерәбез: “Старт” микрозаймы программасы Татарстан студентлары һәм вузларны тәмамлаучылар өчен эшләнгән. Программа, яшьләргә үз акчасын җәлеп итмичә генә, бизнес ачуга старт капиталы алу мөмкинлеге бирә. Займ күләме – 100 меңнән 500 мең сумга кадәр (4,25% лы кредитны түләү срогы – 3 айдан 24 айга хәтле). Займны югары уку йортын тәмамлап чыгучылар ВУЗ бетергәннән соң 12 ай дәвамында алырга мөмкин. Әмма бер шарты бар: займ алучы кимендә 6 ай дәвамында кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты сыйфатында теркәлүдә торган булырга тиеш.
Югары уку йортын тәмамлаучыларга шулай ук продукциясен бушлай сертификатлаштыру, Россия территориясендәге күргәзмәләрдә катнашуга финанс ярдәме алу, товарларын электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыруга ярдәм алу мөмкинлеге ачыла.


Фикер өстәү