Йөк машинасын йөртүче үлгәннән соң ике километр юл үткән

«Volvo» йөк машинасы белән идарә иткән ир-ат Ленинград өлкәсенең боҗралы юлында вафат була.

Шуннан соң йөк машинасы тагын ике километр бара, башта җиңел машинага, аннан юл читендәге коймага бәрелә, дип хәбәр итә РИА «Новости».
«46 нчы чакрымында йөк автомобиле Renault белән бәрелешә, шуннан соң 48 нче чакрымда киртәгә бәрелә. Volvo шоферының хәрәкәт вакытында үлгән», — диелә ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәрендә. Ведомствода йөк машинасы йөртүчесе — урта яшьтәге ир-ат булган6. Үлемнең сәбәбе ачыклана. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре башланган.


Фикер өстәү