Россиядә «алтын бизгәге» башланган. Бу куркынычмы?

Россиядә, быел тиешле кызыксындыру чаралары күрелгәннән соң, халыкта алтын сатып алуга ихтыяҗ 10 тапкыр арткан. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. “Алтын “оектагы” долларларны алыштырырга тиеш”, – дигән финанс министры урынбасары Алексей Моисеев Федерация Советындагы еллык киңәшмәдә.

Исегезгә төшерәбез: 9 мартта Россия Президенты Владимир Путин банклардан  кыйммәтле металл сатып алуга салымнан азат итү турында законга кул куйды. Шуннан соң ул банкларга чит ил акчасына да алтын коелмалар сатуны рөхсәт иткән законны имзалады.

Моннан тыш дәүләт башлыгы 14 июльдә алтын коелма сатучыны керемгә салымнан азат итүне күздә тоткан законга кул куйды.


Фикер өстәү