Казан ноябрьдә икенчел торак базарында 1 квадрат метр бәясе кимү буенча 10 шәһәр исәбенә эләккән. Әлеге күрсәткеч ягыннан Севастополь, Мәскәү һәм Калининград алдынгылыкка чыккан.
РБК хәбәренә караганда, көзнең соңгы аенда Татарстан башкаласында 1 “квадрат” хакы уртача 142 411 сум тәшкил иткән. Узган елның ноябрендәгегә караганда 1,43%ка кимрәк бу. Чаллыда да “вторичка” арзанайган. Биредә 1 квадрат метр торак мәйданы бәясе – 83 153 сум (2021 елның шушы аендагы белән чагыштырганда 0,85%ка азрак).
Мәскәүдә исә ноябрьдә 1 квадрат метр, узган елның шушы чорындагыга караганда 4,24%ка арзанаеп, 283 061 сум булган.