Яшьлек хаталар өчен бирелә, диләр. Нәкъ шулай. Яшьлектә кайбер мизгелләрнең кадерен дә аңлап бетермибез. Ялгышканны төшенер өчен еллар кирәк. Ярый ла хаталарны төзәтеп булса. Мамадыш районының Дусай авылында гомер итүче Вилдановларның бүген тормышлары түгәрәк. Нургали абый белән Фәридә апа 40 елдан соң янә очрашып, гаилә корып җибәргән.
Яшьлек
18 яшьлек Фәридәнең Казанда «Заря» кондитер фабрикасында эшләп йөргән вакыты. Алар тулай торакның актлар залында таныша. Икәү бергә янәшә урыннарда концерт карыйлар. Егет кызга бик ошый. Алар дуслашып китә.
– Ул чакта Нургали Казанга курслар үтәргә килгән иде. Күңелемә керде дә куйды. Күзләренә карауга ук гашыйк булдым, – дип сөйли Фәридә апа. – Бераздан Нургали – үз авылына, мин дә, әти-әнине сагынып, Кукмара районының Байлангар авылына кайтып киттем. Әмма аралар суынмый. Нургали 42 чакрым ара үтеп, яныма килер иде. Мин Кукмарада эшли башлагач, бөтенләй хисләребез артты. Бер кинодан соң Нургали абыең мине урлап та алып китмәкче иде. Көчкә үгетләп калдым. Машинасына менеп утырган идем инде. Сүземне тыңлады, ике тапкыр урам әйләндереп килде дә өйгә кайтарып куйды.
Кайтармаган булса да ярар иде! Шунда урлап алып китсә, 40 ел көтмәс иде Нургали абый! Тик язмыштан узып буламы соң?! Якутиядәге сеңлесе Халидәнең гаиләсенә кайгы килгәч, шул хәсрәтне бергәләп күтәрик, дип юлга кузгалган Фәридә шунда гаилә кора, балалар үстерә.
– Сеңлемнең яшь ярымлык баласы үлде. Кулында әле 6 айлык сабые да бар. Аның кан басымы югары иде. Бала хәсрәтен бик авыр кичерде ул. Кечкенә баласын карармын дип киткән идем. Уемда – Нургалине дә яныма чакыру иде. Тик ул әти-әнисен ташлап китмәде. Әмма ике арада хатлар йөри әле. Хәер, Нургали абый мин язган хатларны бүген дә күз карасыдай кадерләп саклый, – ди Фәридә апа. – Башкага кияүгә чыгуның сәбәбе – Нургали абыең бик озак хат язмый торды. Ул Сабага бер айга эшкә киткән булган икән. Миңа бик озак тоелды. Тоттым да артымнан ошатып йөргән егеткә кияүгә чыгарга ризалык бирдем.
Әмма Фәридә апа булачак иренә алдан ук әйтеп куя: Мамадыш районында сөйгәнем бар! Ире әти-әнисе Якутиягә күченеп киткән Саба егете була аның. Йөрәгендә Нургалие булса да, алар ире белән бик матур яшиләр. Ике малай үстерәләр. Ире бик акыллы кеше була. Фәридә апага мәхәббәтен исенә төшереп, йөрәген яралап тормый. Иң мөһиме – үзе ярата һәм хатынын бәхетле итәргә тырыша.
– 25 ел хәрби комиссариатта сәркатип булып эшләдем. Тормышыма шөкер итәрлек иде. Тик ирем генә озак яшәмәде. Авырды ул. Озак кына урын өстендә дә ятты. 2017 елда безне калдырып китеп тә барды. 2021 елга кадәр балаларым белән яшәдем дә улларыма туган ягыма кайтасым килгәнне әйттем. Алар каршы килмәде. Кукмарада яшәүче энем белән сөйләштем. Бар туганнарыма кайтасым килүне җиткердем. Алар сөенеп риза булды. Тәвәккәлләдем дә кайтып киттем, – ди Фәридә апа.
Кайтуга беренче эш итеп Кукмарадан бер бүлмәле фатир алып куя ул. Бервакыт Фәридә апа Алабугада яшәүче сеңлесенә кунакка бара. Машина юлы Нургали абыйлар авылы аша уза. Кайтканда, Дусайда төшүче кеше була. Фәридә апа шул хатыннан тиз генә Нургалиен сораштыра. Теләге – яшьлектәге хата өчен гафу итүне сорау. Нургалигә дип телефон язылган язу тапшыра. Көттерә әле Нургалие. Әллә хәбәре озак барып ирешә, 6 көн үткәч, Фәридә апаның телефоны шалтырый.
– «Фәридәме бу?» – дигән тавышны ишетүгә, күземнән яшь ага башлады. Әллә нишләп киттем. Әйтерсең, әле яңа гына танышкан чак. Нургалидән тизрәк гафу сорарга тотындым. Рәнҗемә, димәкче идем. Тик ул сүзне кыска тотты. Телефоннан гына сөйләшеп булмый, Дусайга килә алсаң, кил, диде. Сеңлем белән чыгып киттек. Нургали безне 4 сәгать юлда көтеп торган, – ди Фәридә апа.
4 сәгать 40 ел түгел инде! Бер дә өйләнмичә, әти-әнисен тәрбияләп яшәгән, яшьлектәге мәхәббәтенә тугры калган Нургали абый Фәридә апага кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Фәридә апа тиз генә җавап бирми әле. Иң элек балалары, аннан барлык туганнары белән киңәшә. Берсе дә каршы килми. «Син бәхетле икән, без бәхетле», – дип кенә җавап бирәләр.
Беренче мәхәббәт
Фәридә апа Кукмарадагы фатирын калдырып, Дусайга килен булып төшә. Ул яшерми: хисләр бер тамчы да сүрелмәгән. Еллар үткән, чәчләр чаларган, битләргә буразналар сызылган. Әмма йөрәк яшьлектә калган. Аңа әле дә Казанда Нургалие белән очрашкан вакыттагы кебек унсигез! Ә Нургали абый гомере буе Фәридәсен көтә. Сөйгәненең башкага кияүгә чыгуын кабул итеп, ялгыз яши ул. Башка берәүне дә ярата алмый. Нургали абый 45 ел буе Кыш бабай булып «эшли». Хәзер инде Фәридә апа белән бергә мәдәният йортына йөриләр. Парлап матур итеп җырлыйлар.
– Бер-беребезгә ияләнү авыр булмады, – ди Нургали абый. – Гомер буе бергә яшәгәнмени? Бергә бик рәхәт. Безнең ачуланышкан да юк. Һәр минутның кадерен беләбез. Фәридә апаң бер елмаеп җибәрә дә, миңа шул җитә инде. Бәхетле булырга беркайчан да соң түгел. Яраткан кешегезне югалтмагыз!
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat