Фән Вәлиәхмәтов белән күңелсез хәл килеп чыккан: «8 ай түшәмгә карап яттым бит!»

Руслан Кираметдинов үзенең Чаллыда узган туган көн концертына Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовны да чакырган булган.

Фән абый сәхнәгә башкалар ярдәмендә, «ходунки»га таянып кына чыкты, утырып җырлаган. Бу хакта Интертат яза.

Сәхнә артында Фән абыйдан сәламәтлеге хакында сорашып алдым.

«Йөрибез инде, («ходунки»га ымлап) менә бу нәрсә йөртә. 8 ай түшәмгә карап яттым бит. Март аенда таеп егылып, аякны сындырдым. Карт сөяккә күп кирәкмени. Бәла аяк астында, дип әйтүләре дөрес икән, күздән утлар күренде. Торып булмыйча… Үтеп барган кешеләр торгызып, машинага утырттылар. Башкортстаннан рульдә үзем кайттым әле.

Хәзер әкренләп чыгып йөри башладым. Ярар, зарланмыйбыз, яшенә күрә ярап тора, 73 яшь бит инде миңа», – дигән Фән Вәлиәхмәтов.


Фикер өстәү