Яңа ел гирляндасыннан янгын чыгып, ике баланың гомере өзелгән

Мәскәүдә узган якшәмбе кичендә күпкатлы йортның 10нчы катында янгын чыккан. Фатирда ике бала һәм аларның әтиләре булуы мәгълүм. Бу хакта Мәскәү буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коткаручылар янгын чыккан фатирдан 4 яшьлек малай белән 8 яшьлек кызны, аларның әтиләрен чыгаралар. Өске катта яшәүчеләргә дә табиб ярдәме кирәк була. Янгын чыккан йорттан 30 кешене эвакуацияләгәннәр. 25 квадрат метр мәйданны биләгән янгын сүндерелгән. Тик төтен белән агуланган ике баланың гомерен табиблар саклап кала алмаганнар, әтиләренең хәле авыр дип бәяләнә.

Янгынның сәбәпләре янгын-техник экспертизасы нәтиҗәләреннән соң билгеле булачак. Хәзер «Саксызлык белән кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

«Mash» телгерам каналы янгын Кытайда эшләнгән Яңа ел гирляндасындагы кыска ялганыш аркасында килеп чыгып, шуннан тәрәзә пәрдәсенә үрләгән, дип хәбәр итә.


Фикер өстәү