Камил хәзрәт Сәмигуллин Конституциядә бер милләтне аерып күрсәтү кирәклегендә шиген белдерде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Конституциясенә «дәүләт барлыкка китерүче халык» төшенчәсен кертүгә каршы булуын белдерде. Рус теле «тигез хокуклы халыклар берлегенә керүче дәүләт барлыкка китерүче халык теле буларак» бирелгән Россия дәүләт теле турындагы нигезләмәдә әлеге төшенчә бар. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Мин Конституциядә «дәүләт барлыкка китерүче халык» төшенчәсен бер милләткә карата куллануың уңай перспективаларын күрмим», — ди Камил хәзрәт һәм мондый адымның «төзәлмәслек нәтиҗәләргә» китерергә мөмкин булуын өстәп әйтә.

Ул рус халкының илдә иң күп санлы халык буларак титуллы милләт булуын кире какмый. Әмма, мөфти искәрткәнчә, Россия территориясендә күптәннән «дәүләт төзүгә, дәүләт чикләрен һәм рухи суверенитетны саклауга өлеш керткән» башка халыклар да яши.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Россия Конституциясенә кертергә тәкъдим иткән төзәтмәләр Дәүләт Думасына бирелүе хәбәр ителде.

 


Фикер өстәү