Быел кадер кичәсе кайсы көнгә туры килә? Ул көнне нинди дога укырга?

Кадер кичәсенең төгәл көне билгеле түгел. Бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.в.) бу кичәне рамазан аеның ахыргы ун көненең так саннары арасыннан эзләргә кушкан.

Мөселманнар шуңа да Рамазан аеның соңгы ун көнен аеруча гыйбадәттә уздырырга тиеш.

КАДЕР КИЧӘСЕ БИЛГЕЛӘРЕ:

Һава торышы тыныч булыр, җил-давыллар булмас. Бу кич үзенең яктылыгы белән башка төннәрдән аерылып торыр. Бу кичәдә йолдызлар да атылмас.

«Кадер» сүрәсендә дә бу хакта: «Ул кич имин, тыныч кич булачак», – дип язылган.

Бу кичәдә бик каты суык та һәм эссе дә булмас. Бу кичә узганнан соң кояш икенче көнне бик каты нурлар сипмичә сүлпән чыгачак.

Кадер кичәсендә фәрештәләр төшә һәм дога кылучы, Аллаһыга ялваручы һәр мөселманга «әмин» дип әйтә. Шуңа да догада, гыйбадәттә булыйк, җәмәгать!

КАДЕР КИЧЕНДӘ НИНДИ ДОГА УКЫРГА?

Бервакыт мөэминнәр анасы Гайшә (р.г.) пәйгамбәребездән (с.г.в.с.) сорады: «Әгәр мин Кадер кичәсен белсәм, ул кичтә нинди дога кылыйм?».

Мөхәммәд (с.г.в.с.) җавап итеп аңа:

«Аллаһүммә иннәкә гафуввүн, түхиббүл гафвә фә әгфүганни» (“Йә Аллаһ, дөреслектә Син гафу итүче, гафу итәргә яратасың, минем гөнаһларымны гафу ит”), — дигән доганы өйрәткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү