Тандырда пешерү өчен РЕЦЕПТЛАР: люля кебаб, жульен, уха

Люля кебаб

Кирәк булачак: 1 кг ит,  300 г сарык мае, 2–3 баш суган, үзегез яраткан тәмләткечләр, тоз. Бу порция 3–4 кешегә исәпләнгән.

Итне иттарткычтан чыгарып яки бик ваклап турап, аңа вакланган май, туралган суган һәм тәмләткеч белән тоз кушып болгатырга. Аннары шарчыклар ясап, кебаб әвәләргә һәм шампурга тезәргә. Җылынган тандырга урнаштыргач, капкачын каплап, 15–20 минут пешерергә. Шампурны алып, әйләндереп торырга кирәкми, ул болай да бик яхшы пешәчәк.

Жульен

Кирәк булачак: 500 г тавыкның түш ите, 200 г суган, 200 г уылган сыр, 250 г гөмбә, 300–350 г 15–20 процентлы сөт өсте (сливки),  2 аш кашыгы он, тәменчә тоз һәм борыч.

Пешкән тавык итен ваклап турарга. Майда кыздырылган суган өстенә пешкән тавык ите белән гөмбәне салып болгатырга. Он белән сөт өсте тоз салып, аерым савытта кайнатырга. Кайнап чыккач,  суган белән ит өстенә салып болгатырга. Махсус савытына салып,  өстенә уылган сыр сибеп, тандырның рәшәткәсенә урнаштырырга. 5–7 минуттан жульен әзер булачак.

Уха

Кирәк булачак: сөләйман балыгы (лосось), бәрәңге, кишер, суган, тоз, борыч, петрушка, укроп. Балык кайнаган шулпага яшелчәләрне турап салырга. Тәменчә тоз, борыч өстәргә. Чуенга салып, капкачын каплап, аны тандырга урнаштырырга. 7–10 минут кайнагач, уханы алып, бераз тотканнан соң, яшел тәмләткечләр сибеп, табынга бирергә мөмкин.

Тандыр сайлау СЕРЛӘРЕ: анда туңдырмадан кала бөтен ризыкны да әзерләргә мөмкин


Фикер өстәү