Табиб ковидка каршы иң әйбәт сабынны атаган

Коронавирус инфекциясен йоктырмас өчен нинди сабыннан файдалану яхшырак? Биология фәннәре докторы, Мәскәү дәүләт университеты профессоры Алексей Аграновский “Радио 1” эфиры хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул сорауга җавап биргән.

– Әллә нинди хикмәтле үзенчәлекләргә ия булган кыйммәтле сабын алуның хаҗәте юк. Кемнәрнеңдер акча эшләү ысулы гына бу. “Антибактериальное” дип язылган сабын алырга тырышу да кирәкми. Кирәкми генә түгел, ярамый да. Ник дигәндә, мондый сабын тән тиресе кибүгә яки организм өчен кирәкле бактерияләрне юкка чыгаруга гына китерәчәк, – дигән белгеч.

Аграновский фикеренчә, кулларны балалар сабыны белән юудан да яхшысы юк. Ул шулай ук сыек сабынның вируслар һәм бактерияләрне каты сабынга караганда начаррак юып төшерүен басым ясап әйткән.  Моннан тыш вирусолог су температурасының вирусны бетерү-бетермәүгә йогынты ясамавын билгеләп үткән. Су температурасы кешегә уңайлы, рәхәт булырга тиеш – бары шул гына, дигән профессор.

Моңа кадәр  Геннадий Онищенконың коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычын киметү ысулларын атап үтүен искә төшерик. Россиянең элекке баш санитар табибы әйтүенчә, моның дүрт ысулы бар – дөрес  ашау, дөрес киенү, күбрәк хәрәкәтләнү һәм күтәренке кәефтә булу.


Фикер өстәү