Урамда салкын, бу – кышмы инде? (Халык синоптигы ФАРАЗЛАРЫ)

Урамда салкын. Җылы көннәрдән соң кинәт килгән суыклар бераз гына битне чеметеп куйды. Димәк, кышка ерак калмаган! Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Әмир Шәрәфиев тә моны, салкыннар кыш килү билгесе, ди. 

– Мондый ук көз көтмәгән идем. Кеше аяк асты пычрак булганны яратмый. Аларга җир катырып куйсын! Әмма авыл хуҗалыгын да уйларга кирәк. Инде алтынчы ел рәттән җир коры кала, – ди ул, борчылып. – Руслар аны кышның беренче репетициясе дип әйтә. Әмма әлегә бөтен табигать кышка әзерләнеп бетмәде. Мондый салкыннар бик сөендерми әле. Суыклар атна-ун көн торыр дигән фаразым бар. Аннары тагын бераз җылытып алачак. Җылытыр алдыннан кар явар дип көтәм. Шуның белән туфракка бераз дым керер.
Әмир абый быел чикләвекнең күп булганлыгын искә төшерде. «Димәк, кыш салкын киләчәк», – ди ул.
Ютазыда яшәүче 92 яшьлек Нурзия әби Гафарова табигатьне үзенчә күзәтә икән.
– Махсус дәфтәр тутырмыйм. Инде күп еллар күзәтеп барам. Ел фасыллары да үз вакытында килә. Бер дә саташканнары юк әле, – ди ул. – Соңгы арада һава торышы үзгәрмәде, кешеләр әллә нишләде. Безгә барысы да тиз кирәк. Башта җәй көтәбез. Көннәр эссе торса, кешеләрнең тизрәк башын суга тыгасы килә. Салкын эзлиләр. Суыклар башланса, яңадан зарланалар. Без үзебезне ишетмибез һәм табигатькә ял бирмибез. Быел вирус булу әйләнә-тирәлекне яңартты. Хәзер күк йөзе дә башкача, яфраклар да матур, – ди ул.
КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, әле кар яуса да эреп бетәчәк.
– Карлы кыш 18–21 ноябрьдә киләчәк. Бу вакытта яуган кар бүтән эреми. Ноябрь, декабрь, гыйнвар айларында һава температурасы нормада булачак. Кыш ахырында: февраль азагы – март башында температура нормадан югарырак булыр дип көтелә, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү