Юстиция министры физик мөмкинлекләре чикле татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк

1 декабрьдә «Игелекле Казан» коворкингында инвалидларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Шәһәрлеләрнең сорауларына Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җавап бирәчәк, дип яза «Татар-информ».

Түләүсез юридик ярдәм сорап I, II һәм III төркем инвалидлар, инвалид балалар һәм аларның вәкилләре мөрәҗәгать итә ала. Чарада экспертлар сыйфатында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белгечләре, адвокатлар һәм башкалар катнашачак.

Консультация Сеченов ур., 5 адресы буенча 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр барачак. Чара Халыкара инвалидлар көненә багышланган, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.

 


Фикер өстәү