Куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән

Башкортостанның Әбҗәлил районында куркыныч юл-транспорт һәлакәте булган. Авария иртәнге тугызынчы яртыда Стәрлетамак-Белорецк-Магнитогорск автомобиль юлында булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Чиләбе өлкәсендә яшәүче 30 яшьлек ир-ат идарә иткән «Лада Гранта» һәм Белорецк шәһәрендә яшәүче 49 яшьлек ир-ат идарә иткән «Ладааргус » капма-каршы бәрелешкән. Бу хакта «Башинформ» яза.

Юл һәлакәте урынына ашыгыч ярдәм килгәнче бер пассажир вафат була. Шулай ук, Лагус йөртүчесе һәм аның пассажиры медицина ярдәменә мохтаҗ.

Фаҗига урынында тикшерүчеләр эшли. Юл-транспорт һәлакәтләренең нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү