Данис Садыйков турында мэр: «Без аңа карап, һәрвакыт барысы да яхшы булачагына ышана идек»

2022 елның июнендә аңа 56 яшь туласы иде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе полиция башлыгы урынбасары Данис Садыйковны соңгы юлга озаттылар. Ул кичә М-7 трассасында юл һәлакәтенә очрап һәлак булды. Хушлашу мәрәсименә аның туганнары һәм хезмәттәшләре, шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министры урынбасары полиция генерал-майоры Алексей Соколов та килгән иде, дип хәбәр итә kazanfirst.ru.

–  Ул үз эшенә бирелгән чын офицер. Яшьләр өчен үрнәк иде. Тыныч, нык, ышанычлы. Без аңа карап, һәрвакыт барысы да яхшы булачагына ышана идек. Ярты миллионлы шәһәр тынычлап эшләсен һәм йокласын өчен ул бөтен көчен, җанын, йөрәген бирде, –  диде саубуллашканда Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

Садыйков 1986 елда хезмәт итә башлый, Алабугада милиция мәктәбен тәмамлый. Соңрак Чаллыда полициянең электротехника бүлеген җитәкли, аннары җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары булып эшли.


Фикер өстәү