Юл һәлакәтендә полиция башлыгы урынбасарының гомере өзелгән

Татарстан юлындагы юл һәлакәтендә Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең полиция башлыгы урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча) Данис Садыйков вафат булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлакәт берничә сәгать элек Татарстанның Балык Бистәсе районы Таулар авылы янында булган.

Данис Садыйков — Татарстанның атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре, Чаллы Эчке эшләр идарәсендә иң тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе, күп еллар җәмәгать тәртибен саклау хезмәтен җитәкләгән.


Фикер өстәү