Рөстәм Миңнеханов Татарстан Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗевның мактаулы отставкага китү чарасында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗевның мактаулы отставкага китү чарасында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Илгиз Гыйләҗевка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды.

«Республиканың суд системасын үстерүгә керткән бәяләп бетергесез өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә, — диде Рөстәм Миңнеханов, Илгиз Гыйләҗевка мөрәҗәгать итеп. — Сезнең законга хезмәт итүегез — югары профессионализм, үз эшегезгә намуслы һәм җаваплы караш үрнәге».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, эшенең башында Гыйләҗев рәислегендә 1989 елда Чаллыда республиканың Югары судында ачык суд утырышы дәреслекләргә кертерлек булды.

«Озак еллар эшләү дәверендә Сез гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау мәсьәләләрендә бәхәссез абруй казандыгыз. Сезнең гадел хөкем нигезләрен белүегез, осталыгыгыз, тәнкыйди фикер йөртү һәм акыл белән исәпләнгән карарлар кабул итү сәләтегез бүген яшь буын юристларны һөнәрнең югары стандартларын һәм этика нормаларын төгәл үтәргә рухландыра. Сезнең катлаулы эшчәнлегегезнең мөһим нәтиҗәсе — суд хакимиятенең абруен күтәрү, гражданнарның суд системасына ышанычын арттыру. Сезнең җитәкчелектә ТР Югары суды коллективы динамик үсешен дәвам итте һәм үзен профессионаллар командасы буларак танытты», — диде Рөстәм Миңнеханов.  Илгиз Гыйләҗевнең кешеләрнең проблемаларына битараф булмаган мөнәсәбәте аңа бөтен халык хөрмәтен яуларга ярдәм итте, дип ассызыклады ул.

Татарстан Рәисе Илгиз Гыйләҗевнең тәҗрибәсе һәм белемнәре яңа кулланышка керәчәгенә ышаныч белдерде. «Һәр башлангычта уңышлар телим һәм күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә, Сезгә һәм гаиләгезгә ныклы сәламәтлек телим», — диде ул.


Фикер өстәү