Газетага язылу

Фәрид Абдулганиев КФУ студентлары белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанс институтының беренче курс студентлары булды. Алар белән парламент Рәисе Фәрид Абдулганиев очрашты.

Студентлар «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча укыйлар. Фәрид Абдулганиев үз вакытында КФУның «Дәүләт һәм муниципаль идарә» кафедрасында укыткан, актив фәнни эшчәнлек алып барган. Ул –икътисад фәннәре докторы, профессор, Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы, күп кенә фәнни мәкаләләр авторы.

Дәүләт Советы Рәисе булачак дәүләт хезмәткәрләренә парламент эше һәм дәүләт хезмәте нигезләре турында сөйләде. Фәрид Абдулганиев яшьләргә укуларында уңышлар теләде һәм алар белән истәлеккә фотога төште.

Бүген студентлар өчен парламент үзәге буйлап экскурсия оештырылды. Алар рәсми делегацияләрне кабул итү һәм утырышлар залларын карадылар, парламентаризм музеенда, матбугат үзәгендә, китапханәдә булдылар, диелә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәрендә. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре