Газетага язылу

2027 елда абитуриентлар өстәмә БДИ нәтиҗәләре өчен 25 баллга кадәр ала алачак

Россия югары уку йортларына керүче абитуриентлар 2027 елдан, Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы проекты нигезендә, математика, физика, химия, информатика һәм биология фәннәре буенча югары нәтиҗәләр өчен 15тән 25кә кадәр өстәмә балл ала алачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Мәгариф министрлыгында аңлатканча, хәзерге көндә кирәкле фәннәрдән тыш, мәсәлән, физика яки химия тапшырган чыгарылыш сыйныф укучысы моның өчен өстәмә балл ала алмый. Яңа норма бу хәлне үзгәртә: абитуриент теләге буенча, ул тапшырган, ләкин конкурс баллары суммасын исәпләгәндә кулланылмаган БДИ нәтиҗәләре өчен өстәмә баллар исәпләнәчәк.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, әлеге чара математика, табигый фәннәр һәм инженерлык белеме өлкәсендәге юнәлешләргә кагыла һәм мәҗбүри фәннәрдән тыш алынган нәтиҗәләрне исәпкә ала. Дүртенче керү имтиханы кертелми: абитуриент өстәмә предметны тапшырыргамы-юкмы икәнен үзе хәл итә. Шул ук вакытта өстәмә балллар тик киләчәк һөнәре белән турыдан-туры бәйле предметлар (математика, физика, химия, информатика һәм биология) өчен генә бирелә.

Өстәмә баллар саны нәтиҗәгә бәйле: БДИда 60–74 балл җыйган абитуриентка – 15 балл, 75–89 балл җыйганнарга – 20 балл, 90–100 балл җыйганнарга 25 балл өстәләчәк.

Министрлыкта ассызыклаганча, әлеге инициатива кабул ителгән очракта, ул 2027/28 уку елына яңартылган кабул итү кагыйдәләренең бер өлеше булачак. Бу кагыйдәләр, аерым алганда, булачак инженерларның фундаменталь әзерлеген көчәйтүгә юнәлтелгән.

Хәзерге кабул итү тәртибе нигезендә, югары уку йортлары абитуриентның индивидуаль казанышлары өчен ун баллдан артык өсти алмый, максатчан укуга кергәндә заказ бирүченең һөнәри юнәлеш бирү чараларында катнашкан өчен тагын биш баллга кадәр өстәлергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре