Татарстанда вак таш төялгән йөк машинасы җиңел машина өстенә ауган

Кичә, 25 июльдә, 15 сәгать тирәсендә Казан-Ульяновск трассасының 15 нче чакрымында юл һәлакәте булган.

Фаразлар буенча, «Volkswagen Polo» автомобилен йөртүче 37 яшьлек егет 62 яшьлек ир идарә иткән «КАМАЗ» йөк машинасын узарга булган һәм тиешле араны сакламыйча килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, ике транспорт чарасы да юл читенә төшеп капланган.

Вак таш төялгән йөк машинасы исә юл читендәге җиңел машина өстенә төшкән. Салон эчендә шофердан тыш, хатын-кыз һәм бала да булган. Машинадагы җәрәхәтләнгән хатын гына мөстәкыйль рәвештә хастаханәгә мөрәҗәгать иткән.


Фикер өстәү