Утырсаң, утырталар. Юл тәртибен бозучыларны кырыс җәза көтә

Кагыйдә бозучылар машинасыз калырга мөмкин. 25 июльдән Россиянең Административ хокук бозулар кодексы (КоАП) һәм Җинаятьләр кодексындагы яңа үзгәрешләр гамәлгә керде. Йөртү хокукы булмаган килеш рульгә утырган кешегә моннан ары катырак җаваплылык яный.

КоАПның 12.7 маддәсенә яңа бүлек өстәделәр. Анда әйтелгәнчә, «права»сыз калган кеше рульгә утырган килеш икенче мәртәбә эләксә, аңа 50–100 мең сум күләмендә штраф салалар яки 150–200 сәгатьлек мәҗбүри эшкә хөкем итәләр. Элек исә ничә тапкыр эләгүенә карамастан, җәза бертөрле иде: 30 мең сум күләмендә штраф, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 100–200 сәгатьлек мәҗбүри эш.

Болардан тыш, «права»сыз йөрүчеләргә җинаять җаваплылыгы да яный. Җинаятьләр кодексына 264.3 маддәсе кертелде. Транспорт белән идарә итү хокукы алынып, моның өчен административ җәзага тартылган йөртүчеләрнең кабат рульгә утыруы ачыкланса, 150–200 мең сум күләмендә штраф салачаклар, 360 сәгатькә мәҗбүри эшкә хөкем итәчәкләр. Әле бер елга иректән мәхрүм ителү куркынычы да бар. Суд нинди генә карар чыгарса да, йөртүче хөкем ителгән кеше булып саналачак.

Берничә мәртәбә рульдә исерек килеш эләккән кешегә исә, гомумән, машинасыз калу куркынычы яный. Андыйлар өчен конфискация җәзасы каралган. Дөрес, ул утырган машина үзенеке булган очракта гына. Белгечләр мондый җәзаның ни дәрәҗәдә дөрес һәм гадел булуына карата шик белдерә. Әйтик, машина гаиләнең уртак мөлкәте булып санала икән, ни өчен әле ире кылган гөнаһ өчен хатынына да җавап тотарга туры килә? Арендага алынган машинада йөргәндә кагыйдә бозу очраклары белән дә охшаш сораулар калкып чыга. Андый автомобильгә кагылмыйлар, ә үзенеке белән эләксә, тәпи-тәпи йөрергә туры киләчәк.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, отставкадагы генерал Рафил Ногъманов әйтүенчә, кырыс чараларсыз юлда тәртип салып булмый.

– Моннан 5–6 ел элек Германиядән кайтып барабыз. Очкычка соңга калабыз, аэропортка ашыгабыз. Ә такси йөртүче тизрәк бару турында уйлап та карамый икән. 500 евро түләсәгез дә чапмыйм, 7 штрафым бар, 8 нчесе килсә, правасыз калам, аннары тиз генә рульгә утыра алмыйм, ди. Юл тәрбиясе дип күпме генә сөйләсәк тә, ни булганны көн саен күреп торабыз. Исерек йөртүчеләр элек тә куркытты, хәзер дә шулай. ГАИга эш бетми, рейдлар вакытында күпме кеше эләгә. Аларны сүз белән генә акылга утыртып булмый. Барыбер аңламыйлар. Машинага якын да китерергә ярамый. Шуңа күрә мин бу үзгәрешләрне хуплыйм. 150 мең генә түгел, 10ар миллион сумлык машиналарда йөрүчеләр бар бит. Үзе эләккәндә соң була инде, бәлки, башкалардан күреп сабак алырлар, – ди ул.

 

 

 

 


Фикер өстәү