Юллар гына һаман канга буяла…

Яшерәсе юк: юл-транспорт һәлакәтләренең шактый өлеше салмыш хәлдәге машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Андыйлар турында халык социаль челтәр аша хәбәр итә ала. Хәбәр итәләр дә! Узган ел Татарстанның ЮХИДИ идарәсе 440 хатны «Телеграм-канал» аша кабул иткән.

Кисәтү кулайрак?

Ерак юлларга йөрүче татар «дальнобое» Назыйм Галимов исерек хәлдә машина йөртүче кешеләрне бер дә хупламый. Алар белән очрашса, битараф калмам, ди. Тик кемгәдер шалтыратып, язып хәбәр итәргә җыенмый. Озын юллар үтүче әңгәмәдәшебез моның сәбәбен болайрак аңлата:

– Эләкләү миңа хас  түгел. Исерек килеш машинага утырган кешеләрне күрә калсам, иң яхшы ысул – яннарына барып кисәтү ясау, минемчә. «Күрдем, хәзер тиешле урынга әйтәм, рульгә утырма», – дип, мәсәлән. Кеше икеләнеп куярга мөмкин. Шунысы да бар: исерек кеше әле анысын да аңламаска, борыныңа кундырырга да күп сорамас. ЮХИДИ хезмәткәрләренә эләкләсәң, ул кеше белән проблемалар килеп чыгуы ихтимал. Хәзер бит мөмкинлекләр җитәрлек. Эчәсең икән, такси чакырт, «Аек шофер» хезмәте бар. Хәмер капкансың икән, рульгә ябышма, кырыйда утыр йә бөтенләй юлга чыкма.

Назыйм Галимов машина иярли торган кешеләргә өйдә алкотестер тотарга киңәш итә. «Кыйммәт тә тормый ул. Әйтик, кичтән азрак салдың икән, иртән өреп карыйсың да тикшерәсең. Организмыңда алкоголь булмаса, тынычлап машинаңа утырасың. Бар икән, тыелырга кирәк. Бу кыен түгел бит», – ди ул.

Кем икәнеңне белмиләр

Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов  »Телеграм-канал» аша ЮХИДИ вәкилләренә тәртипсез кыланган  машина йөртүчеләр турында мөрәҗәгать итеп булуын журналистлар белән бер очрашуында әйткән иде. Ул чакта бер матбугат вәкиле: «Исерек хәлдәге машина йөртүчегә юлыктым, тиз арада вәкаләтле органнарга җиткерү мөмкинлеге бармы?» – дип сорашты. «Әләкләү булмасмы?» –  дип тә кызыксынды.

Болар бәрабәренә кеше гомерләрен саклап калу ихтималы артуы турында сүз барганда әләк дигән төшенчәне куллану урынлымы икән? Хәмер эчкән килеш рульгә ябышканда башка әхлак-әдәп кагыйдәләре онытыла бит әле.

Санлы мәгълүматларга карасаң, узган ел ЮХИДИ хезмәтенең «Телеграм-канал»ы сәрхуш килеш юлга чыгучылар турында 440 хәбәр кабул иткән. 101 кешене административ җаваплылыкка тартканнар. Бу елның гыйнвар аена 60 хәбәр килеп ирешкән. Машина йөртүче сәрхушләрнең 29ын җаваплылыкка тартканнар.

Бу ысулдан һәр районда файдалана алалар. Хокук саклау органнары анонимлык саклаячагын әйтә. Ягъни теге яисә бу очрак турында кем хәбәр иткәнен алар гына беләчәк. Мәгълүматны фото һәм видеосурәт белән тулыландырсаң, тагын да яхшырак. Җирлеккә карап, дөрес каналны табу өчен, «Телеграм» кушымтасының эзләү өлешендә «ГИБДД» сүзен язарга һәм аннан соң тиешле район-шәһәр атамасын өстәргә кирәк. Мисал өчен, «ГИБДД Казань».

Гомумән, Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре исерек килеш машина йөртүчеләр мәсьәләсенә битараф калмаска сорый. Социаль челтәрләр белән дус булмаганнар, 112, 02 яки 8 (843) 533-38-88 телефоннары аша да мөрәҗәгать итә ала.

Бу җәһәттән исерек килеш машина йөртүчеләргә каралган штрафлар турында да искәртү урынлы. Әйтик, андыйларга 30 мең сум штраф, 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный. Әгәр дә юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр бар икән, Россия Җинаять кодексының 264 маддәсе буенча аларны җәза көтә.

Нишләтергә сезне?!

Салмыш хәлдәгеләр машинага утырмасын, шул килеш юлга чыкмасын өчен нишләргә? Бу сорауга төрледән-төрле фикер-тәкъдимнәр ишетергә туры килде һәм туры киләчәк тә.

Әйтик, Татарстанның вице-премьеры Шамил Гафаровның исерек килеш машина йөртү аркасында тоткарланган кешеләрне телевидениедән күрсәтергә кирәк дип тәкъдим иткәне бар. Шешә томалаган акылны шул уятыр, шәт. «Бу бит – хурлык. Бер генә түгел, атна буе күрсәтергә кирәк», – дип саный Шамил Гафаров.

Заманында Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин сәрхушләр катнашындагы үлемгә китергән аварияләрне аңлы рәвештә кеше үтерүгә тиңләргә тәкъдим итте. «Машина йөртүчеләрнең мондый гамәлләрен куркыныч тудыру дәрәҗәсе буенча аңлы рәвештә үтерүләргә тиңләргә кирәк дип саныйм. Исерек килеш машинага утыргансың икән, димәк, ниятең бар», – дигән фикердә сәясәтче. Моннан тыш та машина йөрткәндә тәртипсез кыланганнар өчен җаваплылыкны катгыйландыру турында берничә тапкыр сүз катканы булды әле парламентарийның.

…Бу дөньяда, җәмгыятьтә озак яшәмим, тик шул гомерем эчендә салмыш килеш рульгә ябышучылар аркасында берничә якын кешем күргән зыян-хәсрәтне бергә кичерергә туры килде. Очракларның берсендә икенче дистәсен яңа тутырган иптәшебезне мәңгелеккә озаттык, машинада булганнарның икесенә берничә тапкыр катлаулы операция кичерергә, психологик яктан тернәкләнергә туры килде. Ә югалту ачысын ничек дәваларга?

Сәрхушнең тизлек арттырып, куып йөрүе аркасында тагын бер иптәшебез чактан гына аяксыз калмады. Операция ясату өчен акча җыйдык, әлеге дә баягы тормышка кире кайтару этабын уздык.

Гаеплеләр исә тыныч яшәвен дәвам итә. Кайсылары яңа фаҗигаләр китереп чыгара. Җәзасын алганнан соң, шешәгә «хуш» диючеләре сирәк бит. Юллар гына һаман канга буяла…

САН

2021 елда психик тайпылышлары һәм нерв системасы авырулары булган, шул исәптән алкоголь куллану белән бәйле 3085 заттан машина йөртү таныклыгы тартып алынган. 378 кешегә карата транспорт чаралары белән идарә итү хокукын бирүне туктату турында карар чыгарылган.

2021 елның 9 аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре Татарстанда исерек килеш рульгә утырган 10676 кешене туктаткан. 897 кеше бу хәлендә икенче мәртәбә тотылган.

РӨХСӘТ ИТЕЛМӘГӘН ХӘМЕР КҮЛӘМЕ

– 1 л канга 0,3 граммнан артыграк этил спирты;

– 1 л өрелгән һавада 0,16 миллиграммнан артыграк этил спирты.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү