Үзәк банк ашыгыч рәвештә төп ставканы 20% ка кадәр арттырды

Үзәк банк Директорлар советының ашыгыч утырышында төп ставканы 20 процентка кадәр арттыру турында карар кабул иткәннәр, бу аның яңа тарихи максимумына әверелде.

«Россия Банкы Директорлар советы төп ставканы 2022 елның 28 февраленнән еллык 20 процентка кадәр арттыру турында карар кабул итте», — диелә хәбәрдә.
Ведомство тарафыннан үткәрелә торган акчалата-кредит сәясәте инфляция темпларын киметергә тиеш. Моннан тыш, бу чара милли валюта курсын ныгытырга тиеш һәм кредитлар, депозит кертемнәре буенча процентлар үсүенә китерергә мөмкин.


Фикер өстәү