Кайбер пенсионерлар өстәмә акча ала башлаячак

Россиядә кайбер пенсионерларга өстәмә түләнәчәк. Әмма моның өчен гариза тапшырырга кирәк.

Биредә сүз балалары балигълык яшенә җитмәгән яки көндез белем алучы студентлар булган пенсионерлар турында бара. Мондый кешеләрнең иминият пенсиясенә өстәмә алуга хокукы бар.

Шулай итеп, эшләмәүче гаилә әгъзаларын караучы өлкәннәр пенсияләренә өстәмәгә дәгъва кылырга мөмкин. Эшләмәүче, дигәндә, түбәндәгеләр күздә тотыла:

*белем бирү оешмаларында (шул исәптән Россиядән читтә) көндез белем алучы яше 18дән узган балалар, әмма 23 яшькә кадәр генә;
*18 яшькә җитмәгән балалар;
*18 яшькә кадәр инвалид булган балалар.

Әлеге яңалыкка Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Альбина Никандрова ачыклык кертте.

– Әгәр пенсия алучы кеше тәрбиясендә алда әйтелеп кителгән балалар бар икән, ул бу акчаларга өметләнә ала. Татарстанда әлеге өстәмәнең күләме гаиләдә тәрбияләнүче бала санына карап, күп дигәндә, 6 мең 564 сум 3 тиенне тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү