Җәй булуга карамастан, Татарстанда эш эзләүчеләр арта

Июнь аенда Татарстанда эш эзләүчеләрнең резюмелары саны узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 20 процентка арткан. HeadHunter сервисы мәгълүматлары шул хакта сөйли.

Сервис белгечләре әйтүенчә, “ИТ, интернет” (эш эзләүчеләр саны узган елдагыга караганда 58,7%ка үскән), “Административ персонал” (41,9%), “Маркетинг, реклама, PR” (31,4%) һәм “Сатулар” (29,7%) кебек өлкәләрдә эш эзләүчеләр бигрәк тә нык арткан.

“Җәйге чорда – чираттагы яллар, бакча һәм ремонт эшләре чорында эш эзләүчеләр саны гадәттә кими. Әмма бүгенге икътисадтагы катлаулы хәлләр кемнәрнедер – акчалырак эш, кемнәрнедер – өстәмә керем чыганагы эзләүгә мәҗбүр итә, ә кайберәүләр, кирәге чыгуы бар, дип, вакансияләрне барлап кына тора”, – ди hh.ru Поволжье матбугат хезмәте җитәкчесе Александра Севастьянова.

Моңа кадәр HeadHunter тикшеренүләр үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре, Татарстанда яшәүчеләрнең 20 процентының, быел җәен бакчага күбрәк игътибар биреп, яшелчәне ничек тә мулрак үстерергә җыенуын күрсәткән.


Фикер өстәү