Рөстәм Миңнеханов: «Салым җыю буенча план 61,4 процентка үтәлгән»

Салым җыю буенча еллык план 61,4 процентка үтәлгән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган беренче яртыеллыкта республиканың берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары буенча республика киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, беренче яртыеллыкта 230,5 миллиард сум акча җыелган. Салым һәм салым булмаган керемнәр дәрәҗәсе — 207,3 миллиард сум.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу күрсәткечләрдә генә тынычланырга кирәк түгел.


Фикер өстәү