Беренче лигада ике уеннан соң «КАМАЗ» – икенче, «Рубин» сигезенче урында

Россиянең футбол буенча беренче лигасында икенче тур очрашулары тәмамланды. Чаллының «КАМАЗ» командасы үз кырында 3:2 исәбе белән «СКА-Хабаровск»тан өстен чыкты. Бу – якташларыбызнаң рәттән икенче җиңүе. Чаллы командасы алты очко белән турнир таблицасында икенче урында.

“Рубин” исә Красноярскида узган матчта 2:3 исәбе белән җирле “Енисей”га оттырды. Казан командасы 3 очко белән турнир таблицасында сигезенче урында урнашты. Түбән Камадан “Нефтехимик”ның ике матчтан соң 1 очкосы бар. Якташларыбыз – унбишенче урында.
Киләсе турда “Рубин” Казанда “Уфа”ны кабул итә. “КАМАЗ” Краснодарда “Кубань” белән очраша, ә “Нефтехимик” Ульянның “Волга” командасына каршы уйный.


Фикер өстәү