Татарстанда ауга барганда дустын үтергән 58 яшьлек ир-атны хөкем иткәннәр

Нурлат шәһәр суды Ульяновскида яшәүче 58 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган. Аны саксызлык белән үлемгә китерүдә гаепле дип таныганнар, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте.

Бу хәл 2022 елның 6 декабрендә булган. Алты ир-ат Каравыл Тавы авылы тирәсендәрәк урнашкан ау биләмәләрендә вакытын уздырган. Аудан соң теге ир 12нче калибрлы мылтыгын УАЗ автомобиле багажнигындагы чехолына урнаштырганда, тәтесенә ялгыш тиеп киткән һәм мылтыктан атылып чыккан пуля артта утыручы 40 яшьлек ирнең күкрәгенә килеп тигән. Ул хастаханәгә алып барганда юлда вафат булган.
Хөкем ителгән ир-ат үз гаебен таныган. Суд аңа 6 айга төзәтү эшләренә җибәрү турында җәза чарасы билгеләгән. Аның хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына тотып калыначак.
Хөкем карары үз көченә кермәгән әле.


Фикер өстәү