Рөстәм Миңнеханов йортларга һәм социаль объектларга җылылык җибәрүне контрольдә тотарга кушты

Авыл хуҗалыгы — республика икътисадының төп тармакларының берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Киңәшмә барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, якындагы якшәмбедә (октябрьнең икенче якшәмбесендә) Россиядә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Ул республикада үстерелгән һәм җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча мәгълүматлар китерде. «Терлекчелек өлкәсендәге эш нәтиҗәләре буенча Татарстан — илдә лидер, — диде ул. — Без 2 млн тоннадан артык сөт җитештерәбез. Болар барысы да — механизаторларның, агрономнарның, сыер савучыларның, ветеринария табибларының һәм башка белгечләрнең уңышлы хезмәте нәтиҗәсе. Аларның җайга салынган эше республиканы төп азык-төлек белән тулысынча тәэмин итәргә һәм илнең азык-төлек иминлегенә зур өлеш кертергә мөмкинлек бирә. Республика җитәкчелеге исеменнән барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм».

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен муниципаль дәрәҗәдә лаеклы уздырырга кушты.

Бүген Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә күтәргән тагын бер мөһим тема – республика шәһәрләрендә һәм районнарында җылылык бирү сезонының башлануы. Ул бу мәсьәләне катгый контрольдә тотарга, муниципалитетларга кыска вакыт эчендә җылылык җибәрүне тәмамларга, беренче чиратта социаль объектларны җылылык белән тәэмин итәргә кушты.

«Ел саен без бу турыда сөйлибез, әмма кимчелекләр бар, министрлыклар, муниципалитетлар, компанияләрнең игътибарын газ һәм җылыту приборларын куллану кагыйдәләренә юнәлтәм. Бу мәсьәләләр безнең даими контрольдә булырга тиеш! Төтен юлларының, вентиляция шахталарының торышы — болар барысы да углекислый газ белән агулануның җитди очракларына сәбәп», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Күптән түгел ул Мәскәү янындагы Балашихада булган очракны мисал итеп китерде (сентябрьдә күп катлы йорттагы шартлау). Газ җайланмаларының торышына зур игътибар бирелергә тиеш, дип саный Рөстәм Миңнеханов, газ хезмәтләре хезмәткәрләренең, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашында, газ хуҗалыгын тикшерү буенча барлык кирәкле эшләрне башкарулары мөһим. Шулай ук гражданнар арасында профилактик эш алып барырга кирәк, бигрәк тә бу ялгыз кешеләргә, күп балалы гаиләләргә, шулай ук кыен тормыш хәлендә калган гаиләләргә кагыла.


Фикер өстәү