Ләйлә Кәрамова: «32 ел элек үлем белән көрәшкәндә үземә сүз бирдем»

Азнакай районының Актүбә бистәсендә яшәүче Ләйлә Кәрамова белән сөйләшкәч, ирексездән шушы сүзләрне кабатлыйсың. Әгәр сынау арты сынау килмәгән булса, бәлки, Ләйлә дә, башкалар кебек үз тормышына сөенеп кенә яшәп ятар иде. Тик күңеле дә алай кушмый, әйткән нәзере дә бар аның. Моннан 32 ел элек беренче сабыен тапканда үлем белән көрәшкәндә сүз бирә ул: «Исән калсам, бар гомеремне хәйриячелеккә багышлар идем!»

– Ул чакта Казан хастаханәсендә ятарга туры килде. Хәлем бик авыр иде. Реанимациядә чакта үз-үземә нәзер әйттем. «Кешеләргә ярдәм итеп яшәр идем», – дип гомер сорадым, – дип искә ала ул. – Өченче баламны тапканда да хәлем авырайды. Мин ул чакта комага киткәнмен. Озак ятарга туры килгән. Ирем Илдарга, хатының хастаханәдән исән кайтмас, дип тә әйтүчеләр табылган. Хәтта кызымны, үзем үстерәм, диюче дә булган. Тик ирем өметен өзмәгән. Мин комада чакта, үзенә декрет рәсмиләштереп, баланы караган. Әтисе үстерде инде ул кызымны. Элек күргәннәремне искә дә аласым килми. Даруга аллергия булу аркасында аңымны җуям мин. Кайчак икешәр көн ятам, кайвакыт озаграк та була. Азнакай табибларына рәхмәт, алар минем гомеремне саклап калу өчен барысын да эшли.

«Иң зур терәгем», – дип ирен телгә ала Ләйлә. Өч баланы бергә аякка бастыралар, хәйрия эшләренә дә бергә тотыналар. Әле бит олы уллары Илнарга һәрвакыт игътибар һәм ярдәм кирәк. Әмма Кәрамовлар бирешмәгән: улларын аякка бастырырга тырышкан. Илнар спорт ярышларында катнашып, җиңүләр яулый икән. Уртанчылары Айсылу үз гаиләсе белән яши, кечкенәләре Рәзилә Лениногорск музыка көллиятендә белем ала.

Гаиләсе өчен күңеле тыныч Ләйләнең. Шуңа күрә башкаларга ярдәм итәргә теләп, районның инвалидлар оешмасын җитәкләргә алына. Үзләре дә авыр хәлдә калган, күп кенә борчу-хәсрәтләре булган, сәламәтлеккә тиенә алмаган кешеләрне бер учка җыя ул. Аларга тормышның якты ягы да барлыгын күрсәтергә тырыша. «Җырлы язмышлар» төркемен Азнакайда гына түгел, күрше-тирә районнарда да беләләр. Гомерләре буе сәхнәгә чыгарга хыялланган кешеләрнең теләген тормышка ашыра Ләйлә. Хәзер исә бергәләп мохтаҗларга ярдәм итү өчен хәйрия концертлары оештыралар.

– Райондагы авыру бала әниләре дә еш мөрәҗәгать итә. Барысына да булышырга тырышабыз. Мин инде түрәләр ишеген шакып керергә өйрәндем. Кешедән нидер сорау җиңел түгел. Әмма ярдәмгә мохтаҗ кешенең хәлен уйлыйсың да, үзеңнекен онытасың, – ди Ләйлә.

Актүбәдә урнашкан картлар йортын да үз канатлары астына алган алар. Анда яшәүче әби-бабайларның һәр гозерен ишетергә тырышалар. Аеруча коронавирус котырганда кирәк була Ләйләнең ярдәме. Даруларын да эзли, аны юнәтү өчен хәйриячеләрне дә барлый. Азнакайда белмәгән кеше юк аны. Күпләр изге күңеллелеген, кеше өчен җанын бирергә әзер булуын аңлаган инде. 2021 елда аңа Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин карары белән «Ел хәйриячесе» исеме бирелгән.

Узган ел «Җырлы язмышлар»да җырлап йөрүче Ландышның ире өлешчә мобилизациягә эләгә. Солдатларга ярдәм итүләре дә шуннан башлана аларның. Азнакай Казан арасы да якын җир түгел. Әмма шуңа да карамастан, алар якташлары янына барып, «Казан Экспо»да биш тапкыр концерт куялар, егетләргә күчтәнәчләр төяп киләләр.

– Төркемдәгеләргә рәхмәт! Авыру без, дип тормадылар, үзләреннән өлеш керттеләр. Ә бит, бер карасаң, алар үзләре дә ярдәмгә мохтаҗ. Тик көчле рухлы булулары аркасында алар башкаларны юатыр сүзләр тапты. Егет-кызларым үзләрен кызганганны яратмый, берәүдән дә ярдәм сорап та йөрмиләр. Киресенчә, үзләре кешеләргә булыша алуларына сөенеп торалар, – ди Ләйлә.

Декабрь уртасында Ләйлә тагын хастаханәгә эләккән. Йөрәге туктап калган аның. Аллаһы Тәгалә биргән гомере бетмәгән булган икән. Хастаханәдә өч көн ята да, дүртенчесендә табиблардан рөхсәт алып, янә Казанга юл тота.

– Таң атканны күрә алуым өчен генә булса да ниндидер изгелек эшлисе килә. Шуннан тәм табам, – ди Ләйлә. – Кайчак яхшылык эшләвемне аңламыйча, нахак сүзләр дә ишеттерүчеләр бар. Әмма андыйларга исем китми инде хәзер. «Әле дә син бар», – дип торучылар күбрәк чөнки. Алар көч бирә. Әгәр алай булмаса, әллә ничә кат «теге дөнья»дан кайтмас идем. Димәк, әле минем җирдә эшләнеп бетмәгән эшләрем бар.

Гөлгенә Шиһапова

 

 

 


Фикер өстәү