Татарстан Рәисе кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикадагы кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә 2023 елга йомгак ясап, 2024 елга бурычлар турында сөйләштеләр.

Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, 2023 елда Татарстанда 35,24 млн тонна нефть чыгарылган. Шул ук вакытта кече нефть компанияләре 7 млн тоннадан артык нефть чыгарган. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, кече нефть компанияләре 2023 елга куелган бурычларны нефть чыгару һәм бюджет түләүләре буенча уңышлы үтәде. Шул ук вакытта ул компания җитәкчеләренә Ростехнадзор, Росприроднадзор вәкилләренең чыгышларына игътибар итәргә һәм күрсәтелгән хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрергә кушты.

Бүгенге көндә нефть чыгару тармагының планлы эшен тәэмин итү, бораулау күләмен һәм ятмаларны төзекләндерү, юллар һәм башка инфраструктура объектлары төзү буенча эш темпларын саклау кебек бурычлар мөһим булып тора. Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген нефть чыгаруда илебезнең яңа технологияләрен кертү һәм компания белгечләренең компетенцияләрен арттыру буенча эшне активлаштырырга кирәк. Ул шулай ук нефть чыгаруда илебез технологияләрен тәкъдим итү өчен КНК белгечләре өчен семинарлар оештырырга тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә яшь геологлар хәрәкәтенә, яшь геологларның республика олимпиадаларын үткәрүгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Геологларсыз безнең перспективабыз юк», – диде ул һәм узган ел Әлмәттә узган Бөтенроссия яшь геологлар олимпиадасында өч призлы урынны да Татарстан укучылары алганын искә төшерде. Ел саен үткәрелә торган яшь геологлар республика олимпиадасы быел июль аена планлаштырылган.


Фикер өстәү