Татарстан торак төзелеше буенча беренче урынга чыккан

Хөкүмәт йортында Экологик, технологик һәм атом-төш күзәтчелеге федераль хезмәтенең («Ростехнадзор»)  Идел буе идарәсе киңәшмәсе узды. Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узган җыелышта «Ростехнадзор» идарәсенең узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.

Татарстан Президенты үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, 2020 ел пандемия аркасында республиканың нефть-газ-химия комплексы өчен аеруча авыр булды. Асылда барлык илләр тарафыннан кертелгән чикләүләр нефтькә, нефть продуктлары һәм нефть-газ-химия продукциясенә ихтыяҗны кискен киметте. Шуңа да карамастан, нефть чыгару, нефть эшкәртү, машина төзү предприятиеләрендә, транспорт инфраструктурасы объектларында зур инвестиция проектларын тормышка ашыру мөмкин булган. «Бу проектлар – безнең төп үсеш нокталары, республиканың алга таба социаль-икътисади үсеш нигезе», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Сәнәгатьне үстерү экологияне һәм сәнәгатьтә иминлек таләпләрен, төзелештә күзәтчелек мәсьәләләрен бик кискен куя. Президент билгеләп үткәнчә, узган елда «Ростехнадзор» белгечләре белән уртак эш нәтиҗәсендә сәнәгать предприятиеләре эшендә зур көйсезлекләр булмаган, «ТАНЕКО» комплексында яңа производстволар билгеләнгән вакытта эшли башлаган,  Түбән Кама «Нефтехим» заводында Татарстан өчен стратегик проект – яңа олефин комплексын булдыру проектын тормышка ашыру дәвам иткән. Шулай ук яңа М12 автомобиль юлын төзү буенча бик зур уртак эш башкарырга туры киләчәк.

Узган елда торак төзелеше уңышлы барган – 2 миллион 680 мең кв.м торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында – бишенче, Идел буе федераль округында – беренче урынга чыккан. Президент әйтүенчә, төзелеш тармагындагы бу уңышларда «Ростехнадзор»ның да өлеше зур. Ул әлеге өлкәдәге катлаулы мәсьәләләрне кичекмәстән хәл кылуга ярдәм иткән өчен ведомство белгечләренә рәхмәт белдерде.

Шул ук вакытта, күрелгән барлык чараларга карамастан, 2020 елда 13 авария булган, 10 кешенең гомере өзелгән. Президент «Ростехнадзор» идарәсенә предприятиеләр җитәкчеләре, прокуратура белән берлектә һәрбер һәлакәтнең сәбәбенә төшенергә кушты.

 


Фикер өстәү