Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Милли китапханәсенә китаплар сатып алуга 27 миллион сумлык грант биргән.
Бу хакта Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова белдергән. «Милли китапханә – 3 миллион 600 мең китап дигән сүз. Шул ук вакытта биредә аеруча кыйммәтле 2 меңнән артыграк белем чишмәсе саклана. Президент грантына 27 миллион сумлык китап алынды», – дигән ул. Мәдинә Тимерҗанова әйтүенчә, китапханәдә бөтен дөньяда татар телендә басылган яки татарларга багышланган китаплар сакланачак. Милли китапханә мондый басмаларны сатып ала яки бүләккә ала.