Тимур Камалетдинов: «Юлламада гаиләгә бәйле мәсьәләләргә зур урын бирелер дип уйлыйм»

29 февральдә Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Жәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләренең «Форпост» республика үзәге башлыгы Тимур Камалетдинов бу вакыйгадан ни көткәнен әйтте.

«Президентның еллык юлламасын бер елны да калдырганым юк. Быел да караячакмын. Гаилә елы булгач, Владимир Путинның быелгы юлламасында әлеге темага зур урын бирелер дип уйлыйм. Аерым алганда, гаилә, бала, белем бирү мәсьәләләренә зур урын бирелсә, яхшы булыр иде. Узган елдагы юлламадагы кебек үк быелгысында да махсус хәрби операция, ватанпәрвәрлек тәрбияләү белән бәйле сораулар да күтәрелер дип уйлыйм», – диде Тимур Камалетдинов.


Фикер өстәү