Үзәк банк төп ставканы күтәргән

Бүген Россия банкының Директорлар советы төп ставканы 1 пунктка күтәреп, 12дән 13 процентка җиткергән.

“Эчке ихтыяҗның җитештерүне киңәйтү мөмкинлегеннән артып китүе, җәйге айларда сум курсының төшүе кебек инфляция куркынычлары барлыкка килде. Мондый шартларда, инфляциянең үсүен чикләү өчен, акча-кредит шартларын өстәмә рәвештә кырысландыру таләп ителә”, – диелгән Үзәк банкның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Банкта билгеләп үтелгәнчә, инфляциянең максатчан күрсәткечкә – 4 процентка әйләнеп кайтуы икътисадта озак вакыт дәвамында акча-кредит шартларын кырысландыруны күздә тота. Ставканы алга таба күтәрүнең максатка ярашлы булу-булмавы якындагы утырышларда билгеләнәчәк.

Үзәк банкның яңа фаразына караганда, 2023 ел йомгаклары буенча инфляция 6-7 процент тәшкил итәчәк, ә 2024 елда – 4 процентка әйләнеп кайтачак.


Фикер өстәү