Канализация коесында газ белән агуланган ир-атларның тагын берсе үлгән

Түбән Кама үзәк хастаханәсендә канализация коесында күкертле водород белән агуланган эшчеләрнең тагын берсе вафат булган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк «ВТ» хәбәр итүенчә, иртән Каенлы авылында чистарту өчен канализация коесына төшкән дүрт кешенең икесе үлгән, икесе хастаханәгә озатылган иде. Хастаханәдә аларның тагын берсенең гомере өзелгән.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.


Фикер өстәү