Хәмерне интернет аша сатуны рөхсәт итәргә мөмкиннәр

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әлеге тәкъдимне хуплаган.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәмерне интернет аша сатуны легальләштерү тәкъдимен хуплаган. Әмма әлеге эшнең тиешле контрольдә тотылуы кирәк. Бу хакта ТАСС ведомство башлыгы урынбасары Виктор Евтухов сүзләренә таянып хәбәр итә.

“Хәзерге вакытта барлык хәмер продукциясен интернет аша сатуны легальләштерүне, шулай ук бу эшчәнлеккә күбрәк оешмаларны, аерым алганда, интернет-кибетләрне һәм товарлар, хезмәтләр турында мәгълүмат бирүче агрегаторларны җәлеп итүне күздә тоткан закон проекты бар. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы июнь азагында әлеге закон проектын хуплады. Минемчә, тиешле контроль булдырылса – ә моны хәл итүнең әлләни зур кыенлыгы юк – әйбәт булачак бу”, – дигән ул.

Евтухов шулай ук илдә хәмер продукциясе әйләнешен һәм аны куллануны киметүне нәтиҗәле җайга салу чараларының барлыгын да билгеләп үткән.


Фикер өстәү