«Тоталь диктант» язучыларның иң күбе кайсы шәһәрдә яшәгәнлеге мәгълүм

17 октябрьдә Бөтендөнья «Тоталь диктан» акциясе узды. Акциядә татарстанлылар да катнашты.

Республикада «Тоталь диктант»ны барлыгы 11 мең 534 кеше язган, шуларның 2534е — казанлылар.

Казан акциядә офлайн катнашучылар саны буенча дөньяда икенче урында. Ул быелгы «Тоталь диктант»ның башкаласы — Санкт-Петербургтан гына калыша. Казан хәтта илебез мәркәзен һәм акциянең туган җире — Новосибирскийны да узды, — дип ассызыклады «Тоталь диктант»ны Татарстанда оештыручы Вячеслав Шаталов.

2019 елда Татарстанда «Тоталь диктант»та катнашучылар саны ике тапкыр кимрәк булган. Ул вакытта 432 татарстанлы «5»ле билгесен алган.
Пандемия керткән үзгәрешләр дә әһәмиятле. Эпидемиологик чикләүләр нәтиҗәсендә Татарстанда офлайн-мәйданчыклар саны дүрт тапкырга арткан. 2019 нчы елда диктантны 91 мәйданчыкта язып булса, быел аларның саны 418 булган.

Быел диктантка әзерлекне дә тулы күләмдә башкарып булмаган. Аерым алганда, Казанда «Русский по пятницам» курслары, яз көне старт алып, тукталды – шулай ук пандемия аркасында. Өлешчә дәресләр «Тоталь диктант» Үзәк штабы тарафыннан онлайнга күчерелгән, аларны 100 меңгә якын кеше караган.

Быелгы диктантта катнашучыларны уртача яше дә түбәнрәк. Бу хакта «Тоталь диктант» акциясенең филологлар һәм рус теле укытучылары республика советы рәисе Ирина Александровская әйтте.
— Мөгаен, бу акциянең үткәрелү вакыты күчүгә бәйледер. Мәктәп яшендәге балалар күпләп катнашты. Узган елны катнашучыларның уртача яше 27 булса, быел — 21, — диде ул.


Фикер өстәү