COVID-19 инфекциясеннән вакцинаның кемнәргә файдасы тимәячәге ачыкланган

Коронавирус инфекциясеннән вакцина билгеле бер кешеләр төркеме өчен файдасыз булып чыгарга мөмкин, дип белдергән медицина фәннәре докторы, вирусолог Анатолий Альтштейн URA.ru хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, иммунодефицитлы кешеләрдә антитәнчекләрнең пәйда булмавы ихтимал. “Сәламәтлек торышына түгел, бәлки организм үзенчәлекләренә бәйле бу. Әлеге үзенчәлекләрнең нидән барлыкка килүен беркем белми”, – дип аңлатып үткән вирусолог.
Альштейн шулай ук антитәнчекләрнең, янәсе, өлкәннәрдә, стресс кичерүчеләрдә һәм ялкынсынуга каршы дару кулланучылар, хәмер чөмерүчеләрдә антитәнчекләр начар эшләп чыгарыла, дигән хәбәргә карата шиген белдергән.
Моңа кадәр “Р-Фарм” компаниясе генераль директоры Василий Игнатьев Россиядә яшәүчеләргә массакүләм төстә “Спутник V” вакцинасы белән прививка ясауның ноябрь азагында башланырга мөмкин булуы турында белдергән иде.


Фикер өстәү