Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Президенты Сәрдәр Бердымөхәммәдов белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Ашхабадка бер көнлек сәфәре кысасында Төркмәнстан Президенты Сәрдәр Бердымөхәммәдов белән очрашкан.

Хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре каралган. Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, узган елгы сәүдә әйләнеше ике ил арасындагы мөмкинлекләргә туры килми. Бүген Төркмәнстанда машина төзү, нефть эшкәртү өлкәләрендә Татарстанның берничә зур компаниясе эшли.

“Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итү һәрвакыт Татарстанның тышкы икътисадый һәм халыкара эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора. “Россия-Ислам дөньясы: KazanForum” исә икътисадый хезмәттәшлекнең төп мәйданчыгына әйләнде”, – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов һәм Төркмәнстан делегациясен әлеге чарага чакырган.


Фикер өстәү