Юлсызлыктан котылырбызмы?

Быел Татарстан авылларындагы юлсызлык проблемасын хәл итү өчен  574 миллион сум акча тотылачак. Аның өчен вак ташны үзебезнең карьердан, техниканы ЕлАЗдан алмакчылар. Бу хакта Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җиткерде. Җиң сызганып эшкә тотынмакчылар. Башкача мөмкин дә түгел.

Министр яшерми – соңгы вакытта алар үз тарафына Татарстан Президентыннан күп кенә кисәтүләр ишеткәннәр. Рөстәм Миңнеханов министрлыкның еллык коллегиясендә дә аларга зур бурычлар куйган иде. Ул анда халыктан юлларның начар булуы хакында һәм җәмәгать транспортына карата шикаятьләр күплеген җиткергән иде.

– Быел без 20 районда юл төзү эшләрен башлыйбыз. Юллар бик начар булган  өч районга – Биектау, Тукай, Яшел Үзәнгә 50шәр миллион сум акча бирелә. Вак таш белән түшәлгән 1 километр юлның бәясе 5 миллион сумга төшә. Мондый юл биш елга җитә, – ди министр. – Безгә үзебезнең вак ташыбыз, комыбыз кирәк булачак. Татарстанда 36 карьерның сыйфаты тикшерелде. Алар югары маркалы товар бирә ала. Илдәге вазгыять шуны таләп итә – үзебездәге җир байлыкларын кулланырга кирәк.

Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Олег Казеннов та шул фикердә. Бездә чыгучы «400» дип аталган вак таш юл салу өчен менә дигән чимал икән.

– Республиканың бар районнары да юлларны төзү программасында катнашырга теләк белдерде. Үзләрендә карьер булмаганнарга чималны башкасыннан китерәчәкбез. Хәзерге көндә безнең карьерлар эшли. Аларның техник яктан чималны узган елга караганда күбрәк итеп чыгару мөмкинлеге бар. Элек эш җитмәсә, хәзер артыгы белән булачак, – ди ул.

Фәрит Хәнифов сүзләренчә, күп кенә авылларга күтәртелгән юллар салыначак.  Әлегә кайларда икәне генә билгесез. Күпбалалы гаиләләр өчен бүленеп бирелгән җирләрдә дә юл юк. Әлеге бистәләрдә эшләнәсе эшләр тагын да чыгымлырак булачак, ди министр. Белгечләр аңлатуынча, авылларга илтүче юлны салу өчен ком һәм вак таш кирәк булачак.

Очрашуда юллар гына түгел, алардан йөрүче транспортлар хакында, дөресрәге, халыкны йөртүчеләр турында да сүз булды. Бу хакта Татарстанның юл һәм транспорт министры урынбасары Тимур Никонов сөйләде. Сер түгел, күп кенә газета укучылардан районнан авылга йөрүче автобуслар сирәк йөри дигән зарлар ишетәбез. Кайберләре атнага бер генә йөри, бөтенләй бетерелгәннәре дә бар. Тимур Никонов автобуслар йөрмәүне үзенчә аңлата.

– Бәяләрнең артуы, техниканың искерүе, йөрүче кеше булмау аркасында күбесе тукталды. Министрлык хезмәткәрләре районнарга чыгып, халыкны ташучылар белән күп кенә сөйләшүләр уздырды. Бергәләп киңәшкәч, уртак фикергә килдек. Әлеге вакытта  берничә пилот проект буенча эшлибез, – ди ул. – Республиканың дүрт районында – Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Яшел Үзәндә халыкны ташу өчен яңа система буенча эшләячәкбез. Әгәр әлеге проект үзенең кирәклеген раслый икән, башка җирләрдә дә кулланачакбыз. Хәзер безнең алда юл йөрү өчен тариф билгеләү, транспорт  оешмаларына килгән зыянны каплау өчен компенсация билгеләү алымнарын уйлыйбыз.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү