Кыенлыклар турында хәбәр итәргә мөмкин

Федераль салым хезмәте Татарстан буенча идарәсенең Төбәк ситуацияләр үзәге салым түләүчеләрдән бизнеста килеп туган яки килеп туу ихтималы булган кыенлыклар турында алынган мөрәҗәгатьләрне һәр көн саен күзәтеп бара. Мондый үзәкләр республиканың барлык җирле салым органнарында эшләп килә.

Барлык мөрәҗәгатьләр, анализланып, гомумиләштерелә һәм, килеп туган шартларда кирәкле ярдәм чаралары эшләү өчен, Федераль ситуацияләр үзәгенә юллана.
Икътисади кыенлыклар турында мәгълүматларны Федераль салым хезмәте идарәсенә һәм салым органнарына юлларга кирәк:

— Федераль салым хезмәте сайтындагы Шәхси кабинетлар, “Обратиться в ФНС” сервисы, электрон почта аша (r1600@tax.gov.ru);
— мөрәҗәгатьне кәгазьгә язып, теләсә кайсы җирле салым органына яки почта аша;
— “кайнар” линия телефоннары аша, телдән (843) 235-13-63, 235-13-67.

Салым түләүчегә үзенең мөрәҗәгатендә ИНН, эшчәнлек төрен (ОКВЭД), бизнеста килеп туган яки килеп туу ихтималы булган кыенлыкларны, шулай ук, кире элемтә булдыру өчен, телефон номерыңны күрсәтергә кирәк.


Фикер өстәү