Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәгебез билгеле

Май аенда барлыгы 13 көн ял итәбез, шуның күбесе – бәйрәм көннәре.

Май елның ялларга иң бай айларыннан берсе булып тора. Күпләребез аны, ял итүдән бигрәк, бакчада иркенләп эшләү өчен көтеп ала.

Май ае 31 календарь көненнән тора. Быел шуның 18е – эш көннәре. Болар: 4-6, 11-13, 16-20, 23-27, 30-31 май. Бу айда 13 көн ял һәм бәйрәм көннәренә туры килә.

Гадәттәге ял көннәреннән тыш, 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне өчен өстәмә яллар бирелә.

Производство календаре буенча, ай башында тоташ өч көн: 1-3 майда ял итәбез. Ә инде Җиңү бәйрәмендә дүрт көн ял: 7-10 майда ял итү күздә тотыла.


Фикер өстәү