Казанда бер ир-ат үзенә ярдәм күрсәткән табибларга ташланган

Мәрхәмәтле кешеләр, газонда йоклап яткан ирнең сәламәтлеге өчен борчылып, ашыгыч медицина ярдәме чактырткан булган.

Казанда юньсез бер адәм ашыгыч медицина ярдәме табибларына ташланган. Бу хәл төнлә Ямашев урамында килеп чыккан. Мәрхәмәтле кешеләр, газонда йоклап яткан ирнең сәламәтлеге өчен борчылып, ашыгыч медицина ярдәме чактырткан булган.

Медиклар аңа ярдәм кулы сузган. Әмма юньсез адәм, рәхмәт әйтәсе урынга, аларга кул күтәрә башлаган.
Шаһитлар әйтүенчә, медиклар бу бәндәдән тиз генә качып котылмакчы булган, әмма ул аларны куып тотарга маташкан, артларыннан әшәке сүзләр әйтеп калган.

Полиция хезмәткәрләре медицина хезмәткәрләренә ташланган ирне тоткарлап, бүлеккә китергән. Табиблар аңа карата гариза язган


Фикер өстәү